Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Куркынычсызлык каешы” акциясе бара

Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, республика буенча “куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чарасы баруын хәбәр итә.

Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын куллану белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Профилактик чара 9 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, руль артындагы кеше үзен куркынычсызлык каешы белән беркетергә һәм куркынычсызлык каешын беркетмәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.

Пассажир каешлары өчен штрафны йөртүче түли. Аның транспорт чарасында ничә кеше булуга карамастан, штраф суммасы 1мең сум. Әмма пассажирларның да һәркайсына 500 сум штраф һәм язмача кисәтү биреләчәк. “Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозулар автомат рәвештә фотовидеофиксацияләнәчәк.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев