Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Күрше-fest» фестивалендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Лениногорск бүлеге акция уздырды

Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән күршеләр арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән «Күрше fest» гранты игълан ителгән иде.

Лениногорск шушы проектта җиңүчеләрнең берсе. Фестиваль балалар иҗат йорты һәм  шәһәрнең 6 нчы ТОСы белән берлектә  оештырды.

Балалар иҗат йорты  педагоглары балалар өчен саф һавада эстафеталар һәм бәйгеләр  белән бай уен программасы әзерләгән иде.

Фестивальдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге һәм автоинспекциясе бүлеге  профилактик акция уздырды.

Профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова һәм дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева юлларда куркынычсызлык турында искә төшерделәр. 

Ата-аналарга-белешмәләр, ә балаларга яктылыкны кайтара торган элементлар тапшырдылар.

 

фото: ГАИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев