Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Ленинград камалышында катнашучыларны хөрмәтләделәр

Бүген, 27 гыйнвар - Ленинградны блокададан азат итүгә 73 ел. Озакка сузылган һәм фаҗигале әлеге вакыйганы кичерүчеләр безнең шәһәрдә дә яши. Онытылмаслык еллар булып әле дә аларның хәтерендә саклана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк бүген блокадада катнашучылар белән очрашты. Шуларның берсе шәһәрдәшебез Радия Ахун кызы Гәрәева. - Ленинград искә...

Бүген, 27 гыйнвар - Ленинградны блокададан азат итүгә 73 ел.

Озакка сузылган һәм фаҗигале әлеге вакыйганы кичерүчеләр безнең шәһәрдә дә яши. Онытылмаслык еллар булып әле дә аларның хәтерендә саклана.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк бүген блокадада катнашучылар белән очрашты.
Шуларның берсе шәһәрдәшебез Радия Ахун кызы Гәрәева.
- Ленинград искә төшсә, үзәкне өзә. Бомбалар шартлаганы әле дә колакта яңгырый, - дип искә ала Радия апа. - Илдә тынычлык булсын, ул мәхшәр башка кабатланмасын.
Владимир Друк җирле администрация исеменнән Радия Гәрәевага чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Зилә Мөдәрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев