Лениногорскида мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әдәби сәяхәттә булды
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре, мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен әдәби сәяхәт үткәрде.
Балалар өчен язучы Лазарь Лагинның әсәренә багышланган “Старик Хоттабыч маҗаралары” дип исемләнгән әдәби сәяхәт узды. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, әлеге әкият ничек барлыкка килгәне турында белделәр.
Шуннан соң, балалар Старик Хоттабыч белән әкияткә сәяхәт иттеләр. Аларны джинның сөйләм рәвеше, ул кулланган гадәти булмаган мөрәҗәгатьләр һәм архаизмнар гаҗәпкә калдырган. Шулай ук әкияти герой балалар өчен күп кенә кызыклы уеннар әзерләгән, алар арасында «Капкан», «Болото» һәм башка уеннар.
Әлеге чара "Старик Хоттабыч" фильмыннан Вольканың тылсым ярдәмендә имтиханны ничек тапшырырга тырышуы турында өзекне карау белән тәмамланды.
фотолар: https://vk.com/lenskcbs
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев