Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида уеннар салоны оештырган Казан кешесенә карата хөкем карары чыгарылды

Моннан беркадәр вакыт элек эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан, шәһәрдә отышлы уен бизнесы белән шөгыльләнүче ачыклануын матбугат битләрендә язган идек инде. Шушы көннәрдә җәмәгать судьясы бу хокук бозуда гаепләнүченең эшен карады.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Казан шәһәрендә яшәүче К. Лениногорскида урнашкан торак булмаган бинада телекоммуникация челтәре, шул исәптән,  интернет челтәре кулланып, матди отышлы  уен салоны эшләтеп җибәргән. Әлеге бина урнашкан территориядә  бу эш тыелган булуын белсә дә, акчалы азарт уеннарда катнашырга теләгән кешеләрне җәлеп  иткә.  К. ның бу законсыз эшчәнлеге аңа табыш та китереп торган.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча танып кылган, кылган эшенә үкенүен белдерде. Суд  К. ның  гаебен  йомшартучы, яки авырайтучы  хәлләр булмауны исәпкә алып, аны 80 000 сум күләмендә штрафка тартты.

Хөкем карары  әлегә законлы көченә кермәгән һәм Лениногорск шәһәр судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уеннар салоны хөкем карары