Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида җәмәгать туклану урыннары буенча рейд үткәрелде

Коронавирус таралуны профилактикалау кысаларында Лениногорск җәмәгать туклануы урыннары буенча рейд үткәрелде. Тикшерү әлеге предприятиеләрдә берничә хоккук бозу очрагын да ачыклады.

Республикада  ковид мәсьәләсе кискен булганга чикләүләр катгыйланды. Татарстан республикасы министрлар кабинеты карары нигезендә, куар-кодны кафе, ресторан, ашханә, сәүдә үзәге, 150 квадратметр мәйданлы, азык- төлек  товарлары булмаган нәрсәләр белән сәүдә итүче  кибет, бассейнга һәм фитнес-үзәккә керү юлында күрсәтергә кирәк. Ул булмаганда, бинага керү рөхсәт ителми. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илнур Галимов, 3 нче терәк пункты баш белгече Галия Трункина, Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова составындагы эшче төркем закон үтәлеше буенча берничә җәмәгать туклануы пунктын тикшерде.  Тикшерү бөтен ашханә-кафелар да  ковидка каршы кагыйдәләрне төгәл үтәп бетермәвен ачыклады: тикшерелгән кафеларның  берсендә бинага керү ирекле булган, керү вакытында куар-кодлар  сорап тормаганнар.

"Кафе, ресторан, ашханә хуҗаларының барсына да бинага кергәндә куар-кодларның булуын тикшерү кирәклеге турында хәбәр ителде. Бу шарт коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен гамәлгә кертелде. Без тикшергән кафеда  бу  кагыйдәне үтәмәүләрен  күрдек. Мондый тәртип бозуларга юл куярга ярамый,” -  дип билгеләп үтте  Илнур Галимов.

Кафе директоры  сүзләренә караганда, ул бирегә килүчеләрнең куар-кодын тикшерү  кирәген белгән һәм бу вазыйфаны башкару өчен кеше дә билгеләгән. Тик кафе хезмәткәре кагыйдәләрне тиешенчә  үтәмәгән, тикшерү вакытында, ул үз постыннан берничә минутка киткән булган.

 «Без законда язылганча барлык санитар нормаларны үтәргә ,кагыйдәләрне бозмаска тырышабыз. Куар-кодлары булганнарны гына  кафега кертәбез, булмаганнарына –заказларны урамга чыгарып бирәбез” - ди  кафе хуҗасы.

Рейд вакытында барлыгы 5 җәмәгать туклануы ноктасы тикшерелде. Аларда административ  закон бозулар буенча беркетмәләр төзелде һәм материаллар судка җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев