Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида микрорайон халкы автобус йөрмәүгә, тиешенчә урам утлары яктыртылмауга борчыла

Лениногорскиның 12нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайонда яшәүчеләрнең зарлары җыелган, болар: даруханә булмау, автобуслар йөрмәү, тиешенчә урам утлары янмау.


Лениногорскида микрорайоннарда яшәүче халык җирле җитәкчелек һәм хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән очрашуларын дәвам итә. Күптән түгел “Тимер юл” күпфункцияле үзәк бинасында халык җыены узды. Бу микрорайонда яшәүчеләр 12нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә карый, баш предприятиесе – “Лениногорскгаз” идарәсе.  

Җыенда территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең 2022 елдагы эшчәнлеге белән 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова таныштырды. Аның әйтүенчә, микрорайонның төзеклеге – беренче урында торучы мәсьәлә. “Яшелләндерү буенча эш алып барыла. Соңгы 2 ел эчендә 30дан артык өмә узды, 150 төп төрле агачлар, шуның 30 төбе – зәңгәр чыршылар утыртылды. Микрорайонда яшәүчеләр экологик өмәләрдә актив катнаша, агач утыртуда ярдәм итә. Аларга бу эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - ди Ирина Трищанкова.

Микрорайонда яшәүчеләр соравы буенча, тимер юл артындагы урамнар урнашуы белән юл билгесе куелган, мәгълүмати стенд та бар, Яковлев урамында футбол капкалары ясалган.

Микрорайонда яшәүче өлкән яшьтәгеләр – игътибар уңында. 90, 95, 100 яшьлекләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова белән бергә юбилярларның өенә килеп котлыйлар. Әйтик, узган ел бу микрорайонда озын гомерле 7 кеше юбилеен билгеләп үткән.

Микрорайонда эшләр алып барылса да, кайбер сораулар һаман үз көчендә кала бирә. Шушы микрорайонда даруханә булмау, Володарский урамыннан мәктәпкә кадәр тротуарны даими чистартмау хәл ителмәгән, шулай ук кибет чатында җәяүле кичүе турында юл билгесе булмау  куркыныч тудыра.

Микрорайон халкы  җыенда үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Иң авырткан җир – автобус йөрмәү.  Железнодорожная, Вокзальная, Яковлев, Хайрутдинов, Мир, Володарский урамнарында яшәүчеләр район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменә хат белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Яшәүчеләр янгын куркынычсызлыгына кагылышлы сорау белән чыктылар: тимер юл кырыендагы коры үләннәрне вакытында чабуны үтенделәр һәм гидрантларда суның барлыгын тикшерергә дип әйттеләр.

Богдан Хмельницкий урамы 25нче, 102нче, Хәйретдинов урамы 14нче адреслары буенча урнашкан ташландык йортлар халык өчен куркыныч тудыруын җиткерделәр. Шулай ук урам утлары буенча  сораулар күп булды.
 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев