Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Милләтләр кроссы — балаларча» муниципаль ярыш узды

Лениногорскиның «Яшьлек» стадионында беренче тапкыр балалар бакчалары арасында «Милләтләр кроссы — балаларча» муниципаль ярыш узды.

Кросста 5нче, 7нче, 10нчы, 12нче, 14нче, 18нче, 25нче, 27нче, 29нчы, 30нчы, 32нче балалар бакчасы катнашты. Аны 12 нче балалар бакчасының өлкән тәрбияче Ю. Лебедева һәм физик культура буенча инструктор Н. Шмырева үткәрде.

6-7 яшьлек балалар арасындагы үткәрелгән мондый төр ярышлар физик культура белән шөгыльләнүгә игътибар арттыра, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өнди, балаларны спорт һәм массакүләм чараларда катнашырга этәрә.

Җиңүчеләргә грамоталар бирелсә, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фото һәм мәгълүмат Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев