Лениногорскида мотоциклчы исереклеге аркасында умыртка багасын сындырган
31 яшьлек лениногорскилының исерек булуы гына җитмәгән, өстәвенә аның йөртү хокукы да булмаган.
7 июль көнне иртәнге 8.00 сәгать тирәсендә 31 яшьлек мотоциклчы Сельхозтехника урамыннан Октябрьская урамына таба хәрәкәт итә торган булган. Юл кагыйдәсен бозып, алда бара торган машинаны узып китмәкче була. Тик борылышта идарәне югалта һәм кюветка төшеп китә, төшкәч баганага килеп бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүче ир-атның умыртка баганасы сына (ябык сыну - закрытый перелом), күпсанлы җәрәхәтләр һәм яралар да ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев