Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида музыка тәрбиячеләре муниципаль методик берләшмә үткәрде (+фотолар)

Лениногорскиның 28 нче балалар бакчасында «Музыкаль фольклор — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү чыганагы» («Музыкальный фольклор — богатейший источник патриотического воспитания детей дошкольного возраста») темасына музыка тәрбиячеләренең муниципаль методик берләшмәсе узды.

Тәрбиячеләр музыка аша патриотик тәрбия бирү буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты.

18 нче балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Ю. Коршина «Балалар өчен колядкалар» темасына мастер-класс үткәрсә, 2 нче балалар бакчасыннан Л. Захарова белән 30 нчы балалар бакчасыннан Е. Винникова халык уеннары, йолалары темасына багышланган мастер-класс үткәрделәр. 21 нче бакчадан Г. Брагина «Сөлге җыю» йоласы турында видеоязма әзерләп килгән. 

7нче балалар бакчасыннан Е. Романова «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның үткән һәм хәзерге рус композиторлары әсәрләрендә фольклор музыка мирасы белән танышуы» турында сөйләде. 

28 нче балалар бакчасының музыка укытучысы Г. Хәсәншина видеоязма аша «Музыка аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Россия халкының милли-мәдәни традицияләренә җәлеп итү» күрсәтте.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск 28 нче балалар бакчасының ВКонтакте төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев