Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркотиклар белән мавыгучы Әлмәт кунагын тоткарлыйлар

Шәһәр һәм район буенча наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре чираттагы рейдын үткәргәндә, наркотиклар белән мавыгучы Әлмәт кунагына тап булалар.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Чайковский урамындагы азык-төлек кибете янында шикле тоелган яшь кешегә игътибар бирә.

29 яшьлек күрше шәһәрдән килгән ир-егет полиция хезмәткәрләре тарафыннан токарлана. Аны шәхси тикшерү вакытында, эчке киемнәре арасына яшерелгән, яшькелт төстәге билгесез матдә салынган пакет табыла. Соңрак экспертлар порошокның наркотиклар исәбенә керүче - мефедрон булуын ачыклыйлар.

Бүгенге көндә Әлмәт кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексы 228 нче матдәсенең 1 нче өлешендә каралган “Законсыз рәвештә наркотиклар сатып алу һәм саклау”да шикле дип табылган.

Тикшерү барышында тоткарланучының гаепле булуы ачыкланса, эш суд карамагына тапшырылачак. РФ Җинаять Кодексы нигезендә, хокук таләпләрен мондый рәвештә бозучылар, өч елга кадәр иректән мәхрүм калырга мөмкин.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев