Лениногорскида өч Россия Геройлары истәлегенә оештырылган турнирның тренеры үз участогында тавыш бирде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өч Россия Геройлары истәлегенә оештырылган турнирның тренеры үз участогында тавыш бирде

“Чемпион” бокс клубы тренеры Алис Залалтдинов 1787нче сайлау участогына иртәнге 9.00 сәгатьтә килде.

Иртә килүенең сәбәбе: Лениногорскида бу көннәрдә бокс буенча турнир уза. Әлеге ярышлар өч Россия Геройлары – танкистлар: Дамир Исламов, Дамир Гилемханов,  Иван Цевун истәлегенә үтә.  Алар махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә танкта һәлак булдылар.

Бүген – 8 сентябрьдә финал ярышлары, 12.00 дә башланды, шунлыктан Алис Залалтдинов иртән-иртүк сайлау участогына (3нче мәктәптә урнашкан) килеп тавыш бирде.

“Сайлаулар – минем өчен мөһим,  үз тавышыңны лаеклы кандидат өчен бирергә кирәк”, - ди ул. 

Финалда тренерның шәкертләре дә катнаша. Быелгы ярышлар - Б классы турниры. Спортчылар монда спорт мастеры кандидатына нормалар тапшырачаклар.  Быелгы ярышлар рингында Татарстан, Россия регионнары спортчылары очрашты.

Аларга көч-куәт биреп торырга һәлак булган хәрбиләр – Россия Геройларының туганнары да килгән иде. 

Бокс буенча турнир Лениногорскида моннан 3 ел элек оештырылды һәм ел саен танк йөртүчеләр көнендә уза.

Розалия Мостафина фотолары 


 


Нет комментариев