Лениногорскида Өченче буын университетында «Мәдәни мәгърифәт» курсы эшли башлады
Лениногорскида кызыксындыру һәм белемгә тарту учагы кабынды: Өченче буын университетында “Мәдәни мәгърифәт” курсы эшли башлады.
Курсларны шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре алып бара.
Курс катнашучыларның мәдәни күзаллауларын киңәйтү, үзебезнең һәм дөньяның бай мәдәни мирасы белән таныштыру, шулай ук тере аралашу, фикерләр һәм планнар белән уртаклашу юнәлешендә эшләячәк, илһам һәм иҗатка да зур урын биреләчәк.
Оештыручылар программага иҗади очрашулар, әдәби укулар, сәнгать, музыка, театр һәм кино тарихына экскурсияләр керткән, аларның барысы да дустанә, җылы, һәрбер катнашучы әңгәмәдәш тә, тыңлаучы да була алырлык атмосферада үткәрергә ниятлиләр.
Курсларның беренче дәресе һәм беренче мастер-класс булды да инде. Анда туган якны өйрәнүчеләр белән очрашу, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс, кинолекторийлар, хәтта әдәби квест та булды.
Өченче буын университеты укырга, иҗат итәргә һәм дөнья белән танышу һәм яңалыкларын ачуга беркайчан да соң түгеллеген исбатлавын дәвам итә.
Ә Үзәк китапханә бу мавыктыргыч сәяхәттә ышанычлы юл күрсәтүче булуына бик шат. Алар Лениногорск өлкәннәрен курсларга кушылырга чакыралар.
Курсларга +7904-76-05-707 номеры буенча Россия пенсионерларының җирле бүлеге рәисе Фәридә Усмановага шалтыратып язылырга мөмкин.
фото: Ф.Усмановадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев