Лениногорскида олы яшьтәге чаңгычы урманда адаша
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида олы яшьтәге чаңгычы урманда адаша

112 бердәм коткару хезмәте номерына олы яшьтәге хатын-кыздан шалтырату килә.

 

Кичә 14 сәгать 40 минутта хатын-кыз шалтыратып, 83 яшьлек иренең чаңгыда йөрергә Лениногорск янындагы урманга китүен әйтә. Бераздан аңа ире шалтыратып, адашуын хәбәр иткән. Хатыны үз чиратында ккоткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Ир-атны эзләргә 7нче коткару-эзләү отряды коткаручылары, полиция вәкилләре китә. 15 сәгать 45 минутта ир-атны табалар. Ул исән-сау, медицина ярдәме кирәк булмый.

 

Чыганак

 


Нет комментариев