Лениногорскида паркта бәби тапкан хатын турындагы хәбәр – ялган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида паркта бәби тапкан хатын турындагы хәбәр – ялган

Социаль челтәрләрдә кызыклы гына хәбәр барлыкка килде: янәсе бер хатын Лениногорскидагы “Юбилейный” паркында бәби тапкан.

 

Шунысы бар: хәбәрне “әни кеше” язган. Янәсе аңа территорияне саклаучы ир-ат бәби тапканда булышкан. “2022 елның 9 апрелендә “Юбилейный” паркында шатлыклы вакыйга булды, мин бәби таптым, эскәмиядә. Парктагы сакчыга рәхмәт әйтәсем килә, ул миңа булышты. Барыгызга да исәнлек телим”, - дип язган “бәхетле әни”.

Лениногорск үзәк район хастаханәсендә әйтүләренчә, шәһәрдә андый хәл булмаган, участоклар буенча тикшерүләр үткән, паркта бәби табучы хатын булмаган. Бу – ялган, фейк, диделәр.

 


Нет комментариев