Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Призвание» медицина десанты проекты тәмамланды

Лениногорскида булачак табибларның хезмәт семестры ябылды.

Россиянең төрле регионнарыннан 24 студент медицина хезмәткәрләре буларак, практик адымнарын Лениногорск медицина учреждениеләрендә уздылар.

«Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отрядының хезмәт семестры 13 июльдә ачылган иде. «Призвание» Бөтенроссия студентлар медицина отряды — Россия хезмәт проекты. Мондый проект Татарстанда 2017 елдан бирле эшли. Әлеге проект Лениногорскида һәм Әлмәттә икенче ел рәттән «Татнефть» һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Быел Лениногорскига Россиянең 12 регионыннан 24 студент, шуның 4се — Беларусь Республикасыннан килделәр. Студентлар кече һәм урта персонал вазифасын 45 көн дәвамында башкарды.

«Призвание» проекты катнашучысы, отряд командиры, Гомель медицина университетының 3нче курс студенты Александр Воробей әйтүенчә, Лениногорск аларны үзенә гашыйк иткән. «Мин бу шәһәрдә беренче тапкыр. Шундый яхшы каршы алдылар. Проект бик күңелле узды. Без эш сәгатеннән соң төрле чаралар уздырдык. Спартакиада узды, аннары Әлмәткә спартакиадага бардык. Шәһәр белән тулысынча танышып чыктык», — ди ул. Александр үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә медбрат булып эшләгән.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов студентларны сәламләде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әлбәттә, укуны тәмамлагач, Лениногорскига эшкә кайтырга чакырды.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров һәрвакыт студентлар янында булып, хәлләрен белешеп торган. Ул студентларга шулкадәр ияләшкән, җибәрәсе дә килми, ди. Проект өчен «Татнефть» җитәкчелегенә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Студентларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев