Лениногорскида прокуратура дәгъвасы буенча мәктәп 100 мең сум күләмендә компенсация түләячәк
Лениногорскида прокуратура дәгъвасы буенча мәктәп баланың җәрәхәте өчен 100 мең сум күләмендә компенсация түләячәк
Лениногорск шәһәр прокуратурасы судка балигъ булмаган баланың мәнфәгатьләрен кайгыртып, мораль зыян компенсациясен түләтү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, муниципаль районның бер мәктәбендә бала җәрәхәт алган булган. Укучы начар ябыла торган ишеккә бәрелгән, нәтиҗәдә, аңа ябык типта компрессион умыртка сөяге сыну дигән диагноз куялар. Тән җәрәхәте сәламәтлеккә авырлык китергәч, күзәтчелек ведомствосы судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Татарстан Республикасы суды карары белән күзәтчелек ведомствосының дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелә. Суд мәгариф учреждениесенә 100 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясен түләргә дигән карар чыгара.
Суд карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев