Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида рәссам Владимир Чихановның күргәзмәсе ачылды (+фотолар)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда рәссам-педагог, лирик рәсем сәнгате остасы Владимир Чихановның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ачылу тантанасына Лениногорск мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Татарстан Рәссамнар берлеге вәкилләре, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай шәһәрләреннән, Шөгер авылыннан дуслары килгән иде.

Владимир Чихановның эшләрендә төп герой — табигать. Ул графика, гравюра, рәсем һәм акварель белән студентлар белән пленэрларда эшләгәндә мавыга башлый. 

Элекке ясаган рәсемнәре этюд характерында булса, соңрак, төрле күргәзмәләрдә катнашып, рәссам майлы рәсем сәнгатенә игътибар итә башлый. Мәсәлән, туган якның уңайлы почмагы, Россия һәм Татарстанның борынгы шәһәрләренең төсле урамнары һәм башкалар. 

Музейда күргәзмә 3 мартка кадәр эшләячәк.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск районы мәдәният идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев