Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида республикакүләм хәрби-спорт бәйгесе узды

Лениногорск нефть техникумында «Сүнмәсен Дан! Яшәсен традицияләр!» республика хәрби-спорт бәйгесе үткәрелде.

Ул Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Беренче этапта 21 һөнәри белем бирү оешмасы катнашты, алар «Студентларның спорт тормышының бер көне» темасы буенча видеоролик тәкъдим иттеләр.

Икенче этапта беренче этапның 7 финалист-командасы  ярыштылар, «Визитка» өлеше, «Хәрбиләштерелгән эстафета» ярышы, «Җиңүчеләр юлы» кроссы, «Канат тарту» конкурсы программага кертелгән иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Лениногорск нефть техникумының «Ялкын» командасы;

2 урын - П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятенең «Иң яхшы» командасы;

3 урын - Лениногорск политехника көллиятенең «Ратник» командасы.

Әлмәт һөнәри көллиятенең «Патриотлар» командасы «Креатив визитка» номинациясендә билгеләп үтелде. Бөгелмә машина төзелеше техникумының «Z» командасы - «Җиңү юллары» номинациясендә җиңүче булды.

Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең «Гвардия» командасы «Хәрби эстафета» номинациясендә җиңде, ә Чаллы педагогика көллиятенең «Яшьләр арасында патриотизм һәм гражданлык чагылышы» номинациясендә җиңүче булып танылды.

 

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2081122.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев