Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Россия чаңгы юлы ярышы»нда ГТО значоклары тапшырдылар

Лениногорскида «Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышы узды.

Ярышка төрле уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре чыкты.

Ярышта катнашучыларны шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов сәламләде. Ул әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте һәм чаңгы спорты — иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе, дип ассызыклады.

Шулай ук, «Россия чаңгы юллары» нда теләүчеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын тапшырганнарга алтын значоклар тапшырды.

Ярыш башланыр алдыннан 2022 елда үткән Спартакиадага да  йомгак ясалды.

Лениногорск шәһәре предприятие һәм оешмалары арасында  III урынны – «Лениногорск җылылык челтәрләре», II урынны – «ЛениногорскРемСервис», I урынны - «Лениногорскгаз»идарәсе яулады.

Уку йортлары арасында III урын – «КНИТУ-КАИ”, II урын – «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте", I урын – «Лениногорск политехник көллияте» һәм «Лениногорск нефть техникумы» бирелде.

Салкын һава торышы булуга карамастан, барысы да чаңгы ярышында бик теләп катнашты.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X