Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Русская матрешка” муниципаль конкурсы үтте (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда “Русская матрешка” муниципаль конкурсы үткәрелде.

Конкурста шәһәребезнең балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты.  

“Русская матрешка” конкурсы шәһәребездә дүртенче тапкыр үткәрелде. Быел 6 кыз - Арина Акимова, Есения Максимова, Екатерина Исмагилова, Аделина Гиззатова, Александра Зубаровская и Кира Лебедева катнашырга теләк белдерде.

Аларны жюри әгъзалары бәяләп барды.

«Мин Россиядә яшим» визит карточкасы өлешендә алар үз гаиләләре, гаилә традицияләре, яшәгән иле турында сөйләде. Иҗади өлештә җырлар, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде, рус халыкларының костюмнарыннан дефиле күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, «Матрешка-биюче!" номинациясендә Александра Зубаровская,

«Матрешка-милашка» - Аделина Гиззатова,

«Матрешка-очаровашка» - Арина Акимова,

«Матрешка-певунья» - Кира Лебедева,

«Матрешка-говорунья» - Есения Максимова,

«Рус матрешкасы-2023» номинациясенә 27 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Екатерина Исмәгыйлова лаек булды.

 Катнашучыларга Диплом һәм сертификатлар тапшырылды.

Ильмира Гәреева фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев