Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» уены үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның «Алмакай» ат утарындагы атлар катнашында шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» милли уен үткәрелде.

Уенда Лениногорск, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә районнары катнашты. 

Милли уенда лениногорскилылар 2нче урынны яулады, ә Ютазы районыннан килгән кунаклар җиңүче булды.

«Күк бүре» уены кайдан килеп чыккан соң? Аны кемнәр уйлап тапкан? Ничегрәк уйныйлар аны? дигән сораулар туа. Бу уен турында Интернет челтәренә мөрәҗәгать итеп мәгүлүмат таптык. 

«Күк бүре» уены — икенче төрле уенның исеме "Ылак" дип йөртелгән, борынгы төрки ярыш, аның тарихы берничә гасыр тәшкил итә һәм Чыңгызхан заманына барып тоташа.

Уен кагыйдәләре буенча ике команда катнаша, аларның һәрберсендә дүрт атчы булырга тиеш.  Алар кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәшнең "казан"ына кертергә тиеш.

"Ылак"ны теләсә кайсы урыннан күтәреп алырга, төркемдәшкә тапшырырга яки ыргытырга, яисә аның белән бергә кәҗә түшкәсен көндәш капкасына ташларга ярдәм итәргә рөхсәт ителә. 

Ат яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.

"Ылак" өчен киң күкрәкле махсус атлар сайлап алына. Белгечләр атны берничә ел әзерлиләр, моның өчен өч яшьлек атларны сайлап алалар, һәм 5-6 яшькә җиткәч кенә ат ярышларга кертелә.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек бу уенда 30-35 кило авырлыкта чын кәҗә түшкәсе кулланыла торган булган. Хәзерге заманда хайваннарны алай җәфаларга рөхсәт ителми. Шуңа күрә, Лениногорск районы Каран авылында «Алмакай» ат утары атлары катнашында узган ярышта чүпрәк-чапрактан төгелгән курчак (чучело) кулланылган. 

Бу төр уенны беренче торгызучы Башкортстан Республикасының Баймак районы булган.

Фото : https://vk.com/koni_almakai

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев