Лениногорскида сайлау участокларында санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә
Яңа коронавирус инфекциясе тавыш бирүгә дә үз төзәтмәләрен кертте. Хәер, андый тәҗрибә бар инде. Июль аенда узган сайлаулар да тиешле куркынычсызлык чаралары белән үткәрелде.
Һәр участок сайлау комиссиясендә керү урыннарында санитайзерлар урнаштырылган. Килгән кешенең контактсыз рәвештә тән температурасы тишкерелә, битлекләр бирелә. Һәр тавыш бирүчегә үз фикерен белдерү өчен өр-яңа ручка тапшырыла. Аны сайлаучы үзе белән алып китә.
Биналар даими рәвештә җилләтелә, иртән һәм кич дезинфекция чаралары уздырыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев