Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шәхси секторга төлке килгән

Лениногорскилы шәхси секторда төнлә белән йөрүче төлкене видеога төшереп социаль челтәргә куйган.

 

 

Әлеге видео Лениногорск пабликларының берсендә инстаграмда чыкты.

20 яшьлек Мәдинә Алиева “төнге кунак”ны Инкубаторная урамында төн уртасында очрата. Ул бу вакытта эштән кайтып килә торган була. Төлке аңа игътибар да итмичә, тегендә-монда йөрүен дәвам иткән.
-    Мин башта төлке дип уйламадым аны. Яхшылабрак карасам, урман җанвары икән. Узган ел урман паркы тирәсендә төлке күргән идем. Ул да шулай кешеләрдән курыкмыйча йөрде, - ди Мәдинә.

Лениногорскилылар шәһәр тирәсендә, шәхси секторда төлкеләрне беренче тапкыр гына очратмыйлар. Әлеге хайваннар азык эзләп киләләр. Әнә берәү әлеге видеога комментарий язган: “Төнлә белән авылларга килеп, бик күп тавыкларны, казларны юк иттеләр инде”, дип.

Ветеринарлар фикеренчә, төлкенең шәһәр тирәсенә, шәхси секторга килүе – котыру чире билгесе булырга мөмкин. Аларга якын килергә ярамый, диләр.

-    Котырган төлкеләр  шәхси секторларга килеп, йорт хайваннарына зыян салырга мөмкин. Йорт хайваннарын котыру чиренә каршы вакцинацияләргә кирәк. Ветеринарлар  әлеге хезмәтне башкара. Песиләргә, этләргә, әлбәттә, вакцина кирәк, - ди Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

Ерткыч җәнлекләрне күргән очракта ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.  Тел.: 8 (85595) 2-70-04.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев