Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ этабы гала-концерт белән тәмамланды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры өч көн дәвам итте.

 

Фестивальдә республиканың 6 районыннан килгән 1600 талантлы бала катнашты. Өч көн дәвамында жюри тарафыннан 327 номер каралды.

Фестивальнең зональ турының беренче көнендә  Лениногорск һәм Бөгелмәнең талантлы балалары чыгышы булды.

Һәрберсе матур һәм үзенчәлекле чыгышлары белән аерылып торды. 

Лениногорск шәһәренең жыр һәм бию төркемнәре - "Cry dance"  "Стюардесса" биюен башкарды.  Шулай ук, "Задоринки", "Monkey groove", "Сәйлән"  һәм башка төркемнәр биеде. 

Бөгелмә шәһәренең "Рассвет" бию төркеме дә бик матур чыгыш ясады. 

Жырчыларга килсәк, Лениногорскидан - София Григорьева "Мир чудесный" жыры, Эмилия Тазиева, Булат Касимов, Ясминә Шамсутдинова, Бөгелмә кызы - Камилә Галимова чыгышлары истә калды. 

Гала-концерт программасына Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарыннан иң яхшы номерлар кергән иде.

 

Җиңүчеләрне  "Заман сулышы" сайтында соңрак язарбыз .

Фотолар: Рамия Гарифуллина  https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2171038.htm 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев