Фестиваль Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында узды.
Анда педколледж, нефть техникумы, политехник колледж һәм КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары үзләренең талантларын күрсәтте.
Концерт программасы төрле жанрлардан: җыр, бию, костюмнар стиленнән торды. Гадел жюри һәр чыгышны бәяләп барды. Бу әлегә сайлап алу туры. Концерт номерларын карау 24 апрельгә кадәр барачак. Аннары гала-концерт узачак. Ул Мәдәният сарае сәхнәсендә булачак.
ФОТО: ЛМХПК
http://leninogorsk-rt.ru
Нет комментариев