Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида студентлар медицина отряды үз эшчәнлеген башлады

Лениногорскига Россиянең төрле регионнарыннан студентлар – булачак табиблар килде, безнең шәһәрдә студентлар медицина отряды үз эшен башлап җибәрде.


 “Призвание” Бөтенроссия медицина студентларының проекты –Россия хезмәт проекты. Мондый проект Татарстанда 2017 елдан эшли. Проект “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә тормышка ашырыла, компания студентларны ашату, тору урыны белән һәм кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин иткән. Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, 1 млн сумга хастаханәгә җиһазлар кайтарылган.

"Россия студентлар отрядлары" бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының җәйге хезмәт проекты Россиянең 8 регионыннан 18 студентны берләштерде. Димәк, әлеге 18 студент Лениногорск хастаханәләрендә һөнәрләренә беренче практик адымнарын ясаячак, алар үзәк хастаханәдә кече һәм урта персонал буларак эшләячәкләр. Төрле регионнарның студентлар медицина десантыннан бар: Кузбасс, Воронеж, Чувашия, Пермь, Иркутск, Татарстан, Оренбург якларыннан җыелганнар.

Медицина студентлар десантын ачуда катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов студентларның килүенә бик шат икәнен әйтте.
“Татнефть” җәмгыятенең Социаль программаларны озату үзәге җитәкчесе Ирек Хәнипов сәламәтлек саклау «Татнефть» җәмгыятенең эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады. “Укуны тәмамлагач, бирегә – эшкә көтәбез”, - диде.

Аннан тантаналы шартларда отрядның командиры Денис Семенов Рәгать Хөсәеновка десантның эшкә әзер булуы турында рапорт бирде, медицина десантыннан булган 18 булачак табиб хезмәт семестрына юллама алдылар.

Медицина десанты 11 июльдән үз эшен башлады, 25 августта тәмамлаячак.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8242679.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев