Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ленталар тараттылар (+фотолар)

Лениногорскиның Үзәк мәйданында Татарстан Конституциясе көне уңаеннан лента һәм Конституция язылган китапчыклар тараттылар.

Әлеге чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, «Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары, Мәдәният сарае хезмәткәрләре, «SаMоSтоятельные дети» республика наркотикларга каршы көрәш проекты катнашучылары, Балалар иҗат йортының «Шанс» отдяды, «Бердәм Россия» яшь гвардия волонтерлары, «Форпост» яшьләр хәрәкәте, яшь армиячеләр яшьләре катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов барысын да Татарстан Конституциясе көне белән котлады. «Кадерле якташлар, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәм, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телим», диде. 

Белешмә: 
29 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.

 Рамия Гарифуллина фотолары.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев