Лениногорскида “Татнефть” компаниясе предприятиеләрендә производство алдынгыларын котладылар
Бүләкләү һәм мактаулы вахталарны озату тантанасы «Лениногорскнефть» идарәсендә, икенчел ресурслар идарәсенең Лениногорск участогында, Лениногорск УТТ, «Лениногорск» санаторий-профилакторийларында узды.
Конкурс хезмәт коллективларының хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга, планны, финанс-икътисадый күрсәткечләрне үтәүгә, җитештерүнең югары культурасын оештыруга, промышленность куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүгә керткән өлешләрен бәяләде.
«Эш реагентын пластка салу» номинациясендә алдынгылар арасында – ППД ЦППД буенча оператор Гөлнара Шәймәрданова. «Татнефть»тә ул 12 ел эшли. Үзенә ышанып тапшырылган 6221а номерлы компрессор насос станциясен Гөлнара Илкам кызы караучысыз калдырмый: көн саен аңа хезмәт күрсәтә, территориядәге тәртипне күзәтә.
“2019 елның декабреннән һөнәри вазыйфаларны цехның профком рәисе вазыйфасы белән бергә алып барам. Эш урыннарындагы хәлләрдән хәбәрдар булу, җитәкчеләр белән төрле мәсьәләләрне хәл итү, хезмәткәрләрнең хезмәт мәнфәгатьләрен яклау, коллектив килешүдәге барлык үзгәрешләр буенча аларга консультация бирү, ял итүне оештыру турында да онытмау – минем көндәлек эшләрнең бик аз өлеше генә. Мин сайлаган һөнәрем белән бик горурланам. Үз вакытында мине нефть тармагына җибәргән, үз үрнәкләрендә ирешергә тиешлекне күрсәткән әти-әниләргә рәхмәт. Ветераннарыбызга да зур рәхмәт. Аларның тәҗрибәсенә таянып, бүген без «Татнефть» компаниясе командасы белән тотрыклы киләчәк булдырабыз», — диде Гөлнара Илкамовна.
Хезмәткәрләр арасында җиңүчеләрне берничә критерийлар буенча билгеләделәр: хезмәт стажы, компаниянең миссиясе һәм күзаллавы, рационализаторлык эшчәнлегендә, корпоратив һәм профсоюз чараларында катнашу.
Г.Шәймәрданова цех һәм бөтен идарә дәрәҗәсендә хезмәтне саклау буенча өйрәтү тренинглары үткәрде, цехларның профкомнары арасында берничә тапкыр рейтингны җитәкләде, новаторлык идеяләре бирде. Алар арасында – «Сотрудник» мобиль корпоратив кушымтасының функционалын киңәйтү һәм транспорт чыгымнарын киметү буенча тәкъдимнәр.
Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев