Лениногорскида үтәчәк ярминкәдә шикәр бәясе күпме булачак?
Узган шимбәдә Татарстанда еллык язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Иртәгә Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Шикәр, он бәяләре артык зур булмас, дип ышанып калыйк.
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу атна шимбәсендә дә Казан шәһәрендә үтәчәк ярминкәдә шикәрнең бәясе 60 сум булачагын әйтте.
Үткән ярминкәдә шикәрнең бәясе 60 сум булган. «Шикәр бу атнада да була, ләкин чиратта торырга туры киләчәк. Бу атнада да шикәр шул бәядән булачак», — диде Марат Җәббаров.
Министр азык-төлек буенча борчылырлык урын юк, дип әйтте. «Кибетләргә сөт, ит, йомырка көн саен китерелеп тора. Республика үзен тулысынча тәэмин итә, ажиотаж булырлык бер сәбәп тә юк. Бу шимбәгә дә әзерләнәбез — ашлык та, салам да, печән дә бар хәтта», — дип белдерде.
https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев