Бу атнада Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан «Тоннель» профилактик операциясе үткәреләчәк.
Массакүләм тикшерү вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан, балаларны махсус утыргычсыз йөртүче шоферларны ачыклаячаклар.
Исегезгә төшерәбез:
әгәр бала махсус утыргычта (креслода) утырмаган булса - 3 мең сум, такси машинасында кресло булмаса - 100 мең сум, әгәр такси аркасында кешеләр, шул исәптән балалар зыян күрсә, такси хезмәте директорына 500 мең сум штраф һәм 6 елга кадәр төрмә яный.
Фото: ЮХИДИ идарәсеннән
Нет комментариев