Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Тормышка 10000 адым” республика чарасы үтте

Шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләре якшәмбе көнне сәламәтлек акциясендә катнаштылар. “Тормышка 10000 адым” республика чарасы Бөтенроссия сәламәтлек көненә бгышланган иде, аны Лениногорскиның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарәсе үткәрде.

Акциядә катнашучыларны сәламләү чыгышында, идарә җитәкчесе Марс Хәсәнов: “Әлеге чарабызның төп максаты мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү , йөрү һәрьяклап сәламәт кешеләр өчен генә түгел, сәламәтлекләре белән проблемалары булган кешеләр дә шөгыльләнә ала торган активлык төренә карый,” – дип билгеләп үтте.

Җәяү йөрү спортның иң куркынычсыз төре буларак, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә дә тәкъдим ителә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, кешенең нормаль физик активлык минимумы саклансын  өчен, көненә  6000 нән 10 000 меңгә кадәр адым  ясалырга тиеш дигән фикерне куәтли.

Лениногорскида узган бу спорт чарасында  шәһәрнең ветераннар советы активистлары, шәһәр хакимияте вәкилләре, “ЛениногорскРемСервис “ җәмгыяте ветераннары, “Россия пенсионерлар оешмасы” берлеге әгъзалары һәм спорт сөючеләр катнашты.

 Җәяү йөрүдә иң шәп нәтиҗәләр күрсәтүчеләр дипломнар яулады.

Ир - атлар арасында беренче урынны- Якуп Халиков, икенче урынны –Хәлил Ибраһимов алды,  өченче урында – Мөслим Усманов.

Хатын - кызлар арасында беренче урынга -Любовь Әхмәтшина  чыкты, Фәридә Усманова – икенче, Надежда Ермолаева өченче урыннарны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тормышка 10000 адым” республика чарасы