Лениногорскида тракторчы-машинистлар өчен имтиханнар узды
Лениногорск политехник колледжында А1 категорияле моточаралар, йөртергә укыганнар арасында, шулай ук В, С, D, E, F категорияле тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды.
Имтихан алучылардан машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча белемнәре тикшерелде.
“Внедорожниклар” йөртергә укыган җиде кеше һәм тракторчы-машинист таныклыгы алырга укыган 17 кеше имтиханга кертелде. Тик имтиханны 15 кеше генә бирә алды. 2 курсант өчен кабаттан имтихан булачак. Ә “внедорожниклар” йөртергә укучылар барысы да имтиханны уңышлы тапшырды.
Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев