Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тыл хезмәтчәне Фәния Хәким кызын 90 яше белән котладылар

Тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Фәния Хәким кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Ул Чирмешән районының Лашман авылында туган. Сугыш вакытында мәктәптә укыган, анннан соң колхозга эшкә кергән.

1955 елда кияүгә чыга. 1967 елда аның ирен төзелеп килүче Лениногорск кошчылык фабрикасына эшкә күчерәләр, шулай итеп Хәбибуллиннар гаиләсе Лениногорскига күчеп килә.

Фәния Хәким кызы  кошчылык фабрикасына эшкә урнаша һәм шуннан лаеклы ялга китә.

2021 елның ноябрендә тормыш иптәше Хәбибуллин Әхәт Сәрвәртдин улы да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алар классташлар, 65 елдан артык бергә гомер итәләр. 5 балалары, 9 оныклары һәм 12 оныкчыклары бар.

Әхәт Сәрвәртдин улы кошчылык фабрикасында баш инженер булып эшли, күп еллар Лениногорск районының «Октябрьский» совхозын җитәкли.

Юбилей көнендә балалары, оныклары, оныкчыклары белән бәйрәм өстәле артына җыелдылар һәм котлаулар ирештерделәр.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2070617.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь тыл хезмәтчәне 90 яшь