Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полкы" мемориалы барлыкка килде

Узган атнада Геройлар аллеясында тантаналы рәвештә «Тыл хезмәтчәннәренең үлемсез полк» мемориалын ачу булды.


Безнең шәһәрдә “Үлемсез полк” мемориалы фронтта катнашучыларга багышланганы бар иде. Ул аллеяны чыгып җиткәндәрәк урнаштырылган. Анда исемлекне тулыландырып торалар, чөнки еллар үткән саен якташларыбызның яңа исемнәре табыла тора. Ул көнне исә аллеяның икенче ягында тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориал ачылды. Ачылу тантанасында ветераннар активы, мактаулы гражданнар, шәһәр халкы катнашты.

Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны барлау, тыл хезмәтчәннәре исемлеген яңарту буенча шәһәр һәм район ветераннар советы зур эш башкара. Бу хакта үз чыгышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үтте. Киләчәктә дә район территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруларын теләде. Тантанага килүчеләргә әлеге вакыйганың мөһимлеген әйтеп узды.

Ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев “Лениногорскилыларның үлемсез полк” мемориалы төзелеше” проектын реализацияләү юллары турында сөйләде, узган ел проект республика конкурсында грант откан булган. Проект эшендә ярдәм итүчеләр дә бар, Анатолий Кондратьев Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның берсе район башлыгы Рәгать Хөсәеновка да бирелде.

Мемориалны ачу тантанасы:  кызыл тасма киселде. Аннан барысы да бердәм булып, чәчәкләр куйдылар. Күбесе исемлектән туганнарының, якыннарының фамилияләрен эзләде. Балалар да тантаналы чарага килгән иде, алар да “безнең фамилиягә охшаган бит”, дип фамилияләр укыдылар. Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлеге җитәкчесе Фиалка Гарипова әйтүенчә, аның өчен бүген дулкынландыргыч мизгел.
-    Минем туганнарымның исем-фамилияләре бар монда. Тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы онытылмас. Алар нык булулары белән үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Мемориалның ачылуы безнең шәһәр өчен зур горурлык булып тора, - ди ул.

Белешмә. Шәһәр һәм ветераннар советы “Лениногорскилыларның үлемсез полкы” мемориалы төзелеше” проектын районыбыз авылларының һәрберсендә гамәлгә ашырырга уйлый, исемлекне яңарту, тулыландыру буенча эшләр алып барыла. Бу – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы рәвештә каршы алу булачак.

 

Розалия Мостафина

Ирина Биктимирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев