Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үткән «Авто-бабай-2023» муниципаль конкурсында жиңүне кем яулады? Жиңүчеләр билгеле (+ фотолар)

Лениногорскида үткән «Автобабай-2023» конкурсында беренче урынны ДОСААФта механик булып эшләүче Андрей Яшанов яулады.

11 нче гимназиядә теоретик өлешне биргәч, барысы да ДОСААФка юл тотты. Анда фигуралы йөрү буенча, ягъни машинаны автостоянкага дөрес кую, борылышны дөрес үтү кебек биремнәрне үтәргә иде.

Катнашучыларның барысы да практик өлешне тиз узды. Нәтижәдә, I урынны Андрей Яшанов, II урынны Камил Утешов, Нина Васильева белән Ландыш Зиннәтуллина, III урынны Виктория Павлова яулады. 

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова әлеге конкурс турында болай ди: 

«Шәһәребездә «Авто-бабай-2023» конкурсы инде 20 елдан артық үткәрелә. Әлеге конкурста, шулай ук, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары да катнаша. Бабайларны күп чакырган идек, күбесе килә алмады шул. Алар урынына «авто-әбиләребез» килгән. Шулай да, әбиләребез янына ике бабай гына килсә дә, конкурсыбыз мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Теоретик өлешне бик тиз үтеп чыктылар. Практиканы да бик «шома гына» үттеләр. Муниципаль этапта жиңү яулаган бабаебыз, республика этабында безнең шәһәрнең данын яклаячак. Барлык катнашучыларга Дипломнар бирелсә, беренче урынны алучыга Кубок һәм «Автомобиль наборы» да бирелде», диде ул.

Беренче урынны яулаучы Андрей Яшанов: «30 ел инде машина йөртәм. Мондый конкурста катнашуыма бик шатмын. Бу конкурс, белгәнемчә, 24 ел үткәрелә. Икенче елга юбилей – 25 нче тапкыр үткәреләчәк, дип ышанасым килә. 24 ел үткәрелсә дә, бер дә катнашканым булмады. Беренче тапкыр катнашуым. Юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт кабатлап торам. Шуңа да, теоретик өлештә бөтен сорауларга биш минут эчендә жавап биреп, имтиханны тәмамладым. Фигуралы йөрүне кабатларга, дөресен генә әйткәндә, вакытым да, жаем да булмады. Ләкин бирешергә теләмәдем, һәм беренче урынны да яуладым», дип уртаклашты.

Лениногорскилы Камил Утешов: 

«Автобабай-2023» конкурсында катнашырга тормыш иптәшем үгетләде. Ул да машина йөртә. Теоретик өлешне биргәндә сораулар авыр булмады, ә менә практик өлеш катлаулырак булды миңа. Машинага утырабыз да китәбез, киртәләр юк, ә монда киртәләр куелган, аларга тимичә дөрес итеп үтәргә кирәк. Ничек тә булса тырыштым инде. Үз гомеремдә болай, Аллага шөкер, авариягә эләккәнем булмады, булмасын да. Ә юлда һәрвакыт туктап ярдәм итәм. Конкурста II урын алуым белән горурланам», дип хис-кичерешләре белән бүлеште.  

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев