Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узган елда 12 кешедә туберкулез авыруы ачыкланган

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Узган ел Лениногорск районында 12 кешедә туберкулез авыруы ачыкланган, шул исәптән 11 авыруда –  сулыш органнары туберкулезы.

“Туберкулез белән һәркем авырырга мөмкин. Туберкулезны дөрес һәм контрольдә тота торган дәвалау белән алып барырга кирәк.  Вакытында тикшерү авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга, димәк, тизрәк һәм нәтиҗәлерәк дәваларга мөмкинлек бирә. Әлеге авыру эшкә сәләтле, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр дә очрый. Туберкулез инфекциясе чыганагы белән аралашу балалар, йөкле хатын-кызлар, өлкәннәр һәм иммунитеты түбән булган затлар өчен куркыныч. Туберкулез белән авыру беренчедән кеше сәламәтлегенә зыян салса, хәтта инвалид булып калуга сәбәп булырга мөмкин, икенче яктан авыруның гаиләсенә стресс тудыра”, - ди Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы Хаҗия Просвирнина.

Татарстан Гигиена һәм эпидемилогия үзәгенең Әлмәт филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында эпидемиологик исәптә 25 туберкулез инфекциясе тора, шул исәптән актив бактерия бүлеп чыгаручылар – 7 кеше. 

“Узган ел туберкулезның  12 яңа чыганагы ачыкланган. 2024 елда шәһәр һәм районның 100 мең халкына туберкулез белән авыруның гомуми күрсәткече –  15,4, ә 2023 елда ул 36,9 иде. Татарстанда 2024 елдагы күрсәткеч – 19,8. Әлеге чирдән Лениногорск районында ике кеше үлеме теркәлгән”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

Яңа ачыкланган авыруларның 11е –шәһәрдән, берсе – авыл җирлегеннән.

2024 елда яңа ачыкланган 12 авыруның 5 очрагы (41,7%) флюорографик тикшерү барышында ачыкланган, шул исәптән 2 очракта югары рискка керүче төркемнәрне тикшерү барышында. 

“ Авыру ачыкланган пациентлар барысы да  дәвалану уза. Бактерия бүлеп чыгаручыларны хастаханәгә салу тулысынча үтәлде. Әлеге яңа ачыкланган очракларда эпидемиягә каршы, дезинфекцияләү чаралары вакытында һәм тулы күләмдә үткәрелде”, - ди Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы Хаҗия Просвирнина.

Авыруны иртә стадиядә ачыклау максатыннан, кешеләргә туберкулезга профилактик тикшерүләр үткәрелә. “Үпкә туберкулезын диагностикалауның төп ысулы булып 15 яшьтән өлкәнрәк булганнарның күкрәк читлеге органнарын флюорографик тикшерү тора, - ди Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы Зөлфирә Хәмитова. – 2024 елда Лениногорск районында 48 мең 122 кеше флюорографик тикшерү үткән. Бу үтәргә тиешле халыкның 98,8 проценты. 12 айдан алып 18 яшькә кадәр, Манту, Диаскинтест үткәрелә”, - ди табиб.

Табиб БЦЖ прививкасы ясалмаган балаларның да туберкулез йоктыруга дучар булуын әйтте. Әти-әниләре, якыннарының даими рәвештә флюорография үтеп тикшеренмәве дә сабыйлар авыруына сәбәп була ала. 2024 елда 6 ана үзләренең яңа туган сабыйларына бала тудыру йортында вакцина ясаудан баш тарткан.

 

Саннар

 

2024 елда Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә  48707 кеше флюорографик тикшерү узарга тиешле булган, шуның 48122се үткән (2023 елда – 99,1%),  «риск» төркеменә – 11 мең 125 керә, тикшерү узучылар саны: 10917. Ике ел һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә тикшерү узмаучылар –585 кеше (2023 елда - 341 кеше).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев