Лениногорскида узган ишегалды бәйрәмендә 95 яшьлек Минҗиан әбине дә котладылар
Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә.
Чираттагысы Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 18нче йорт ишегалдында булды.
Әлеге ишегалды узган ел “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә төзекләндерелгән иде. Хәзер монда ишегалды территориясе дә иркенәйде, ял итәр өчен урыннар да барлыкка килде.
Ишегалды бәйрәмендә территория гөрләп торды. Балалар мәйданчыкларда уйнады, шулай ук алар белән аниматорлар уен уйнатты. Олырак яшьтәгеләр эскәмияләргә утырып, ял концерты карады.
10нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм “Арго” җәмгыяте белән берлектә үткәрелгән бәйрәмдә шушы территориядә яшәүче Минҗиан Хисаметдинованы тәбрикләделәр. Аңа тиздән 95 яшь тула икән. Ул районыбызның Куакбаш авылында туган. Тыл хезмәтчәне, эш стажы 45 ел тәшкил итә. Өч баласы, ике оныгы, бер оныкчыгы бар.
Микрорайонда яшәүчеләрне Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде. Биредә яшәүче активларга аерым рәхмәт сүзләре белдерде һәм Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды: Ирина Егорова, Людмила Щербакова, Рушания Кадырова, Надия Потапова, Любовь Мальковская, Нина Филочкинага.
Микрорайонның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары һәм үз ишегалдын төзекләндергәннәре өчен Данилова Надеждага Лениногорск муниципаль районы Советының Рәхмәт хаты тапшырдылар, шулай ук Ксения Бойко һәм Олег Фоминны муниципаль район Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Шушы микрорайонда яшәүче, беренче сыйныфка баручы 3 балага ярдәм күрсәтелде: алар мәктәп кирәк-яраклары алды.
Шулай ук бәйрәмдә ишегалдында чәчәкләр үстерүчеләргә, чисталык саклаучыларга да рәхмәт әйтеп, бүләкләделәр. Алар арасында Надежда Данилова, Әнисә Хакова, Татьяна Евсеева, Розалия Фатыхова, Мария Шульгина, Любовь Крестина, Гөлсинә Солтанова, Хәлилә Садриева, Татьяна Наумова, Рамилә Хасаншина, Альбина Пискунова һәм башкалар бар иде.
фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев