Лениногорскида узган тәүлектә коронавирусның ике яңа очрагы теркәлде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узган тәүлектә коронавирусның ике яңа очрагы теркәлде

Татарстанда узган тәүлектә 90 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

 

 

8 очрак - читтән кертелгән, 82 очрак - контакт нәтиҗәсендә. 16 кеше хастаханәдә,  74 кеше өендә дәвалана.

Казанда - 58, Чаллыда-10, Түбән Кама һәм Балык Бистәсендә – алтышар

Лениногорск, Лаеш, Питрәчтә– икешәр

Азнакай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмарада – берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан бирле республикада 10 865 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Кичә һәм бүген Тататарстанда коронавирустан 6 үлем  теркәлгән. Республикада пандемия башланганнан бирле үлем очраклары саны 150гә җитте.

 


Нет комментариев