Лениногорскида халык уеннары буенча республика фестивале узды (+фотолар)
Лениногорскиның «Чебурашка» 28 нче балалар бакчасында, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Золотые ворота» исеме белән халык уеннары буенча республика фестивале үткәрелде.
Анда Лениногорскиның генә түгел, ә республиканың башка шәһәрләреннән — Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Азнакай, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән 90га якын балалар бакчалары катнашты.
Фестивальне Россия һәм Татарстан гимнын яңгырату белән бергә республикада яшәүче төрле милләт халкының сәламләве белән башлап җибәрделәр. Мәсәлән, русча — «Привет!», татарча — «Исәнмесез!», башкыртча — Исәнмеһез!«, мордвача — «Шумбрат!» һәм башкалар. Шуннан соң, рус, татар, башкорт, мордва, чуваш халкының милли традицияләренә, уен-җырларына аерым игътибар бирелде.
Экранда төрле шәһәрләргә сәяхәт кылуны аңлаткан кебек самолетның очып китүе күрсәтелә. Иң беренче булып сәяхәтне Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәреннән башлап, рус милли халкының традицияләренә тукталдылар. Фестивальгә килгән «Россиянка» ансамбле белән 28 нче балалар бакчасы балалары рус халык җыры "Калинка малинка«ны җырлады, «Варенька» халык биюен биеде. Ә менә 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Жаворонков закликаем — весну встречаем» рус халык уенын күрсәттеләр.
Татар халкының милли уены "Йомгак тәгәрәтү«не Бөгелмә шәһәренең 4 нче балалар бакчасы күрсәтте. Кызганыч, килеп түгел, ә экран аша гына. Шуннан соң, Мордва республикасы халкы турында видеоролик күрсәтелде. 28 нче балалар бакчасына йөрүче Ульяна Радаева мордва телендә шигырь сөйләде. 5 нче балалар бакчасы «Раю-раю» мордва халык уенын сәхнәләштерде.
Чуваш һәм удмурт халык уеннары уйналып, җырлары да яңгырады. Экранда Чирмешәннең «Сказка» балалар бакчасы куйган «Буш йорт» («Пустая изба») уены күрсәтелде.
Башкортстан Республикасына да «юл тотты» самолет. Башкорт музыкасы белән башкорт милли халкы турында видеоролик куелды. Районыбызның Тимәш авылы «Тургай» балалар бакчасы башкорт милли уены "Юрта"ны уйнады.
Бүгенге фестивальне карагач, республикабызда яшәүче төрле милләт халкының милли уеннарын, җырларын белү, бер-беребезнең милләтен хөрмәт итеп, гореф-гадәтләрен белеп яшәргә кирәктер, дип саныйбыз.
Фестиваль бик күңелле һәм истә калырлык булды. Анда катнашкан барлык балалар бакчасына рәхмәт сүзләре әйтелде. Мәсәлән, шәһәребезнең 28 нче, 7 нче, 5 нче, Бөгелмә шәһәренең 38 нче һәм 8 нче балалар бакчаларына сертификатлар бирелде.
Соңыннан, барысы да түгәрәккә басып, "Дуслык хороводы"нда әйләнде. Истәлеккә фотога да төште.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев