Лениногорскида хатын-кыз булып киенгән наркоманны тоткарлаганнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хатын-кыз булып киенгән наркоманны тоткарлаганнар

«Сары төстәге парик, сары төстәге башлык, кыска тун, күн итәк, капрон колготки һәм ботфортлар кигән 38 яшьлек Лениногорск кешесе тоткарланды», – ди Лениногорск полиция бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге башлыгы Рамил Раупов.

28 ноябрьдә Агадуллин урамындагы 19 нчы йорт янындагы шәхси гараж территориясендә бер ир кеше тоткарлана. Хатын -кызлар сыман бизәнүе, иреннәрен кып-кызыл иннек белән сөртүе оперативникларны аптырашта калдырмаган.

Ир кеше кигән тунның уң кесәсеннән кечкенә пакет табылган һәм алынган. Уң ботинкада 1 полимер пакет һәм шулай ук билгесез матдә салынган тагын бер пакет табылган һәм алынган.

— Тоткарланган ир аларның наркотик матдә булуын аңлатты, - ди полиция вәкиле Рамил Раупов.

Барлык матдәләр дә суд-химик экспертизага юнәлтелгән.

 

фото: Лениногорск полициясе тарафыннан тәкъдим ителде


Нет комментариев