Лениногорскида яңа Боз сарае кулланылышка тапшырылачакмы?
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа Боз сарае кулланылышка тапшырылачакмы?

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән әңгәмә оештырды.

Ул төзелә башлаган яңа Боз сарае турында да фикерен әйтте. Исегезгә төшерәбез: шәһәрнең Чайковский урамында моннан берничә ел элек яңа Боз сарае төзелеш башланды. Тик төзелеш эшләре туктатылды.

- Киләсе елда ишегаллары ремонты дәвам итәчәк, ул 2024 елга кадәр бара. Яңа Боз сараен кулланылышка тапшырачакбыз. Димәк, шәһәрнең ямьле киләчәге алда әле, - ди Рәгать Хөсәенов.

Әңгәмәдә тагын кызыклы фикерләр, тәкъдимнәр әйтелде.

Әңгәмәне тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

 


Нет комментариев