Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа боз сараен киләсе җәйгә төзеп бетерергә ышандыралар

Заманча боз-спорт комплексы Лениногорскига күптәннән кирәк, чөнки шәһәр үсә-киңәя. “Яшьлек” спорткомплексындагы бердән-бер спорт сарае инде шәһәр халкы өчен кысан. Әле бит ял көннәрендә, спортның иң күңелле төрләренең берсе булган тимераякта шуу өчен авыллардан килүчеләр дә аз түгел.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов яңа боз спорт сарае төзелеше буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә инженерлык коммуникацияләрен өстәү, проектка үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә кыска вакыт эчендә үзгәрешләр кертергә,  планлаштырылган эшләрне башкарырга, транспорт чишелеше һәм территорияне алга таба төзекләндерү мәсьәләләрен карарга кушты.

Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов, «Татнефть» нең проект эшләре үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Данил Лапаскин, «Фортэкс»  җәмгыятеһәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Булачак боз сараенда проект һәм төзелеш эшләрен «Фортэкс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  алып барыла. Төзелеш эшләрен 2022 елның июленә төгәлләргә ниятлиләр. Озак калмады, Лениногорскида яңа боз сарае ачылуны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев