Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида запорожец автомобильләрендә ралли узышлар узды (+фото һәм видео)

Лениногорскиның Керкәле авылында запорожец автомобильләрендә ралли узышлар узды.

Анда районның төрле авылларыннан килгән 19дан артык ир-егетләр катнашты. Һәр катнашучының запорожец автомобиле үзенчәлекле иде бу көнне.

Аларның кызыл, сары, яшел, кара, зәңгәр һәм башка төстәгеләре шактый иде. Узыш бик кызу барды, бер катнашучы да бирешергә теләмәде. 

Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов барлык катнашучыларга уңышлар теләде, мондый төр ярышның Керкәле авылында инде өченче тапкыр узуын әйтте. Килгән кунакларга катнашырга теләк белдергән өчен рәхмәт диде. Шулай ук, ралли ярышы 3 круг ясаудан торуын, аны баш судья бәяләп баруын ассызыклады.

«Спонсорлар ярдәме белән катнашучыларга яхшы бүләкләр дә әзерләдек. Беренче урын алучыга – «Бәкер» шифаханәсенә юллама, икенче урын алучыга – суыткыч, өченче урынга – микродулкынлы мич. Шулай ук, һәрберсенә Кубок та тапшырачакбыз», - диде ул. 

Керкәле авылында якын дусты, курсташы Раил Гарифуллин яшәгәнгә күрә, авылны якын итеп, һәрвакыт чакырган саен каршы килмичә кунакка кайтучы, Татарстанның  талантлы артисты, Нурлат егете Фирдүс Тямаев та кайткан иде. Ярышта аның да ике автомобиле катнашты. Беренче урынны яуламаса да, кәефсезләнмәде. Аның уй-фикерен түбәндәге видеодан карагыз. 

 

«Монда минем дусларым, танышларым бик күп. Бүгенге көндә дә аралашабыз. Буген кич Яр Чаллы шәһәрендә концертым булса да, ралли ярышын читтә калдыра алмадым. Ярыш, иң мөһиме, совет машиналарында. Үзенә бер күңелле, үзенә бер бәйрәм. Монда яшьләр аралаша, таныша, дуслаша...Керкәле авылы минем өчен бик якын авыл. Үземнең икенче авылыма килгән кебек. Халык әйбәт, бик гади монда....», дип уртаклаша ул видеода. 

Шунысын да әйтергә кирәк, автомобиль ярышында аның да призына узыш булды. Беренче урын алучыга – 10 мең, икенче урынга – 7 мең, өченче урын иясенә – 5 мең бирде. 

Бик кызу барган ралли ярышыннан соң, нәтижә дә ясалды. Шулай итеп, өченче урынга 31 нче номерлы автомобиль хужасы Ришат Шәяхмәтов, икенче урынга 2 нче номер автомобиле хужасы Рамил Шәйдуллин, беренче урынны 24 нче номер автомобиле хужасы Валерий Васильев лаек булды. 

 

Фирдус Тямаев бүләгенә ия булучылар арасында беренче урынны 21 нче номер автомобиле хужасы Рөстәм Шакиржанов, икенче урынны 70 нче номер автомобиле белән Марат Даутова, өченче урынны Рәмис Сәхапов яулады. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары һәм видеолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев