Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Зөбәрҗәт" туйларын Хәйровлар билгеләп үтте

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Хәйровлар гаиләсенең тату һәм бердәм гаиләсе булып китте.

ЗАГСта кунакта булуның сәбәбе дә  бар: Ядекәр Зыя улы белән Разия Гомәр кызы бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу көнне ЗАГС  бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук тантанада катнашкан туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады.

Ядекәр абый һәм Разия апа  юбилярларның Мактау китабына үз имзаларын куйдылар. Бүлек исеменнән юбилей таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Фотолар: ЗАГСтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев