Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы «Малыш» паркына яңа «тормыш бүләк итәргә» җыеналар

Лениногорск шәһәре уртасында урнашкан элеккеге балалар паркы – “Малыш” паркын күпләр хәтерли, ул бигрәк тә олы буынның күңелендә якын булып сакланган урыннарның берсе.

Хәзер ул парк озак еллар ташландык хәлдә тора, рсепублика хөкүмәте ярдәмендә яңа “тормыш бүләк итәргә” җыеналар.
Кайчандыр лениногорскилылар яратып йөргән парк хәзер шәхси затлар кулында, аны муниципаль милеккә кайтару турында сөйләшүләр алып баралар. 

Шәһәр мэриясе иң уңайлы шәһәр мохите проектларының Бөтенроссия конкурсы өчен паркны төзекләндерү проектын әзерли. Аны эшләү белән Мәскәү һәм Казан белгечләре командасы шөгыльләнә.

Лениногорскилылар үзләре парк урынында ниләр күрергә теләгәнен белү өчен аларны фикер алышуларга Мәгариф идарәсенең актлар залына җыйдылар.

Проект “Малыш” паркын гына үз эченә алмый, аның тирә-яктагы территориясе дә керә. Әйтик, “Космос” бинасы, элек самолет торган урын, элекеге балалар поликлиникасы арткы өлеше. Шулай ук Балалар иҗат йортына таба 6нчы мәктәп яныннан юл ачырга телиләр.

Лениногорскилылар үзләренең фикерләрен җиткерде. Балалар паркында кечкенә зоопарк һәм скалодром (үрмәләр өчен махсус стена) күрергә телиләр. Самолет торган урында исә музыкаль фонтан булсын иде дип тә әйтүчеләр булды. Фонтан янында ведосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен юл да кирәк, диделәр.

Проектны җәй көне тәкъдим итәргә планлаштыралар. Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре сентябрьдә билгеле булачак. Проект җиңгән очракта төзекләндерү эшләре киләсе елда башланачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев