30 октябрьдә Лениногорскида Казан федераль университетының "КФУның фәнни десанты" масштаблы акциясе узачак.
Акция Татарстанның 18 шәһәр һәм районында оештырылачак. Әлеге чара КФУның 215 еллыгына багышланган.
"КФУның фәнни десанты" ул - фәнни-популяр лекцияләр, консультация, викторина, мастер-класслар, тәҗрибә һәм башкалар.
Акция 2нче мәктәптә узачак. Башлану вакыты 17.00 сәгатьтә.
Керү ирекле.
12+
Нет комментариев