Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 1 ел да 6 айга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Лениногорск суды исерек хәлдә янә руль артында тотылучыга карата хөкем карары чыгарды. Суд 1 ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән генә чикләнмәде.

33 яшьлек лениногорскилы “Тойота Лэнд Крузер” машинасы белән Нефтьчеләр  урамыннан барганда, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары туктаткан. Яшь кешенең алкоголь кулланган булуы үз-үзен тотышыннан ук билгеле булса да, ул инспекторның медицина тикшерүе үтү турында законлы таләбен үтәүдән баш тарткан. Әмма алкотестор руль артында утыручының исерек булуын ачыклаган. 

Хөкем каршына баскач, ул үзенең гаебен таныган. Лениногорск суды яшь кешене РФ Җинаять кодексы 264 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган хокук кагыйдәләрен бозуда гаепләп чыкты. Әлеге маддә, исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылучының, янә исерек килеш автомобиль белән идарә итүе, хезмәт вазыфасын үтәүче вәкаләтле затның медицина тикшерүе үтү турындагы  законлы таләбенә буйсынмавыннан гыйбәрәт.

Гаепләнүче 1 ел да 6 айга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Шуңа өстәп, аңа карата дәүләт файдасына 100 сәгать мәҗбүри эш җәзасы да билгеләнде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев