Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 590 меңгә җиткән бурычын кайтарган

Ярты миллионнан артык бурычыннан качып йөргән лениногорскилы көтмәгәндә акчаларны кире кайтарып биргән.

Әмма кемдер уйлаганча, намусы кушканга түгел.

Кредит оешмаларыннан әҗәткә акча алып торучының бурычы 590 меңгә җиткән булган. Хокук саклау органнарының законлы таләпләренә, кисәтүләренә карамастан, ул бурычын кире кайтарырга ашыкмаган. 

Тик кисәк кенә тормышында килеп туган сәбәпләр аркасында, аңа чит илгә чыгу кирәк булган. Ә Россия законнары буенча, бурычы 30 мең сумга җиткән гражданнарга, бурычларын түләмичә торып, чит илгә чыгу тыела. Әгәр дә инде бурычлы кешенең Җинаять кодексы белән дә проблемалары булса, бу чикләү 10 меңнән башлана. 

Бурычын түләми йөргән лениногорскилыга әҗәтен кире кайтарып бирүдән башка чара калмаган.

Белү мөһим

Чит ил курортында ялын  үткәрергә яки башка берәр сәбәп белән чит илгә барырга җыенган һәркем кагыйдәләр һәм чикләүләр  белән алдан кызыксынырга тиеш. Бүгенге көндә  чикләүләр, берничә ел элек булганнан беразга  арта да төште. Бу хәзер  ЮХИДИ штрафларын түләргә яки алиментларын вакытында җибәрергә “оныткан “ кешеләргә дә кагыла.
Әмма гамәлдәге Россия законнары нигезендә, кеше чит илгә суд тарафыннан салынган йөкләмәләрне үтәүдән баш тарткан очракта гына чыга алмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев