Лениногорскилы автомобиленнән колак какты
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы автомобиленнән колак какты

Лениногорск суды микрофинанс оешмасына бурычлы булган ир-атны хөкем итте.


 

Микрофинанс оешмасына ир-атның 150 мең сумнан артык бурычы җыелган.

2019 елда Лениногорскида яшәүче ир-ат үз автомобилен залогка куеп, 60 мең сум күләмендә микрозайм ала. Тик вакытында кредитны түләми, шулай итеп, бурыч артканннан-арта бара.

Суд залогка куелган автомобильне ачык торгларда сатарга дип карар чыгарды. Моннан тыш, ир-атка судка тотылган чыгымнарны да түләргә кирәк булачак.

 


Нет комментариев